Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзләренең шәхси милектә булган бакча-дача хуҗалыкларына хокукларын теркәмәгән  чаллылылар өчен Татарстан буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева моны берничә ысул белән эшләргә мөмкин булуы турында хәбәр итә.

Мәсәлән, гражданның җир участогы закон нигезендә теркәлгән икән (дәүләт теркәве турындагы таныклык яки Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә булса), бу очракта төзелеш корылмаларына хокукны рәсмиләштерү эшенә тотынырга мөмкин.

Җир участогына дәүләт акты, җиргә хокукы турында 2000 елның 1 гыйнварына кадәр бирелгән таныклыгы булса, тагын бер ысулдан файдаланырга мөмкин. Бу очракта, гражданның җиргә хокукы бар, тик ул Бердәм дәүләт реестрына кертелмәгән булуны аңлата. Төзелеш корылмаларына хокукны теркәгән вакытта, беррәттән җир участогына хокукны теркәү буенча да мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр гражданның кулында 2001 елның 30 октябренә кадәр җир участогы бирелү турындагы карар булса, “дача амнистиясе”ннән файдаланып, милеккә хокукны гадиләштерелгән тәртиптә теркәргә мөмкин.

Гражданда бакчачы кенәгәсе генә булган очракта, ул 2020 елның декабренә кадәр участогы урнашкан җирлектәге Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә һәм  җир участогының милеккә бушлай бирелүе турындагы карарны алырга тиеш.

Теплица, парник, беседка, душ бүлмәләре һәм башкалар теркәлү узмый. Бакча йортын (мунча, сарай, гараж һәм башкаларны) дәүләт кадастр исәбенә кертү һәм аңа милек хокукын алу өчен кадастр инженерына техник план төзү буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.  


Чәршәмбе, 11 июль 2018, 17:07