Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13,14, 15 һәм 16 июль көннәрендә Чаллы шәһәре пляжында «Бергә кабызабыз» арт-проекты кысаларында берничә чара узачак.

Яшьләр бөтенроссия буяулар фестивале 14-15 июльләрдә 14:00 сәгатьтә оештырыла. Бәйрәм кунакларын төрле күңел ачу зоналары, призлар уйнату һәм популяр диджейлардан дискотека көтә.

Су фонарьлары фестивале 13 һәм 14 июль көннәрендә 21:00 сәгатькә планлаштырыла. Чараның төп вакыйгасы - эчләрендә шәм янып торучы йөзләгән фонарьларны суга җибәрү. Үз эченә утлы тамашаны алган шоу-программада шәһәрнең танылган скрипкачылары һәм саксофончыларының чыгышы көтелә.

Тылсымлы шарлар гаилә фестиваленә Чаллы халкын 15 июльдә  21:00 сәгатькә чакыралар. Ут виртуозлары тамашачыларны мавыктыргыч тамаша белән каршы алачак. Балкып янучы тылсымлы шарларны фестивальдән соң үзең белән алырга мөмкин.

“Бергә кабызабыз” (“Вместе Зажигаем”) арт-проекты Россия күләмендә бер миллионнан артык тамашачыны берләштергән ике меңнән артык чара уздырган инде. Аларның иң популярлары - бөтенроссия буяулар фестивале һәм Җир сәгате чарасы.

Пәнҗешәмбе, 12 июль 2018, 14:40