Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «КАМАЗ» футбол клубында чираттагы сезонга йомгак ясалды. Команда һәм аның җитәкчелеге белән очрашуга Яр Чаллы шәһәре мэры, футбол клубы президенты Наил Мәһдиев килде. Аны «КАМАЗ» ФКның генераль директоры Айнур Миңнеханов һәм "КАМАЗ" ФКның баш тренеры Евгений Ефремов каршы алды. 2017-2018 елгы чемпионат сезоны нәтиҗәләре буенча әлеге футбол клубы турнир таблицасында 4 нче баскычны били.

Наил Мәһдиев яңа сезонның травмаларсыз узуын теләде һәм команда алдына сезонда беренче булырга дигән бик тә мөһим максат куйды. Әлеге максат һичшиксез үтәлергә тиеш, дип белдерде шәһәр башлыгы.

«Футбол – илнең мөһим тарихы. Шәһәр тарихы белән “КАМАЗ” футбол клубы тарихы - аерылгысыз”, – диде Наил Мәһдиев . 

«КАМАЗ» ФКның генераль директоры Айнур Миңнеханов сүзләренә караганда, узган елгы сезон җиңелләрдән булмаган, шулай да, команда инде бик тиздән ачылачак яңа сезонны башларга әзер. Айнур Миңнеханов клубка һәм Наил Мәһдиевка рәхмәт белдерде, барысын да яңа сезонның матчларына чакырды. Матчларның вакыты белән “КАМАЗ” ФКның рәсми сайтында танышырга була. Җитәкче Наил Мәһдиевка Германия җыелма командасы уенчыларының автографлары төшерелгән футболка һәм “КАМАЗ” ФК футболчыларының автографы куелган туп бүләк итте.

Клуб җитәкчелеге футбол буенча дөнья чемпионатында уен кырына Бразилия җыелма командасы капитаны  Жоао Мирандуны җитәкләп алып чыккан яшь чаллылы Илназ Смирновны да игътибарсыз калдырмады. Наил Мәһдиев Илназны  чын герой дип атады. Мэр кулыннан малай “КАМАЗ” ФК символикасы төшерелгән футболка һәм уенчылар автографы куелган туп алды.

Сишәмбе, 10 июль 2018, 15:31