Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы волонтерлары Омскига килеп җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Г.И. Гензе исемендәге атаклы дендрология бакчасында 250дән артык төрдә куак һәм агач - пирамида сыман тирәкләр, зәңгәр чыршылар, Корея каеннары үсә. 1948 елда Омскида булдырылган өлкә бакчасы хәзерге вакытта төбәкнең табигать һәйкәле статусына ия. Миллионлы кала үзәгендә урнашкан яшел оазисның барча гүзәллеген һәм тынычлыгын экологик турда катнашучылар да тоя алды.

Искәртеп үтик, автотуризм проекты Чаллыда 1 июльдә старт алды. Экскурсия кысаларында экспедициядә катнашучылар Россиянең Европа өлешенә генә түгел, ә Көнбатыш Европа дәүләтләренә, Кырымга, Алтайга, Урта Азиягә, Ерак Көнчыгышка, Япониягә һәм Төньяк Америкага караган флора төрләрен дә очратты. Омскига булган сәяхәтләре барышында чаллылылар шулай ук өлкәдә атмосфера һавасына мониторингның ни рәвешле уздырылуын да белә алды.

"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экология проекты "Рус География Җәмгыяте" Россиякүләм иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Ул ватандашларны табигатькә экологик җаваплы карау, табигатьне беренчел халәтендә саклау, эчке экотуристлыкны үстерү һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

https://tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 11 июль 2018, 10:08