Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иртәгә, 12 июльдә, Sundale пляжы клубында эшче яшьләрнең  XVII Спартакиадасы кысаларында пляж волейболы старт алачак.

Быелгы турнирда катнашырга теләк белдереп 8 хатын-кыз һәм 16 ир-ат командаларыннан гаризалар тапшырылды.

Пляж волейболы – эләүче яшьләр арасында иң зур популярлык казанган спартакиада ярышларыннан берсе. Ул 2011 елдан бирле үткәрелә. Соңгы өч елда ирләр командасы арасыннан иң яхшылар исемен Татэнерго АҖнең «Набережночелнинская ТЭЦ» командасы аклап килә. Узган елгы уеннарда хатын-кызлар арасыннан “Алабуга” МТЗ командасы Чемпион булды.

Турнирлар эш көннәрендә июль ахырына кадәр уздырыла. Җиңүчеләр күчмә кубок һәм медальләр белән бүләкләнәчәк. Ярышларның төп арбитры итеп беренче категорияле  судья Радик Гайфетдинов билгеләнде.

Чәршәмбе, 11 июль 2018, 13:20