Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залы сәхнәсендә күренекле дөнья пианистларының берсе, Көнбатышта күбрәк танылу алган музыкант Борис Березовский чыгыш ясаячак. Аның белән бергә кызлары Мария (бәрмә уен коралларында) һәм Эвелина (фортепиано), шулай ук София Каландадзе (арфа) һәм Игорь Лерман җитәкчелегендә Камера оркестры чыгышлары көтелә.

Концерт 16 июль көнне 18:30 да була, ике бүлектән тора. Музыкантлар Сергей Рахманинов, Оливье Мессиан, Петр Чайковский һәм башка композиторларның музыкаль әсәрләре башкарылачак.

Билетларны Орган залы кассалары аша (эш көннәрендә 19:00 сәгатькә кадәр эшли, шимбә-якшәмбе ял итә) яки электрон формадан файдаланып сатып алырга мөмкин. Билет бәясе – 400 дән 1000 сумга кадәр.

Россиянең атказанган артисты  Борис Березовский Яр Чаллыга “Алабугада җәйге кичләр” open air форматында уздырылган фестивальдән соң киләчәк, ул анда фестивальнең сәнгать җитәкчесе.

Бүгенге көннән 15 июльгә кадәр Шишкин буаларында танылган музыкантлар – Юрий Башмет, Борис Березовский, Рубин Абдуллин, артистлар – Татьяна һәм Сергей Никитиннар, телевидение алып баручысы Александр Гордон чыгыш ясаячаклар. Концертлар 18:30да башланып 21:00 сәгатьтә төгәлләнәчәк (антрактлар планлаштырылган). Керү ирекле. Тулы программа белән биредә танышырга мөмкин. 

Шимбә, 14 июль 2018, 10:53