Чулман проспектында урнашкан “Кызыл тау” мәдәният үзәге территориясендә “Яр буе җире -2018” җир һәм уңдырышлылык бәйрәме оештырыла. Ул 15 июль көнне 16:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
Чарада интерактив мәдәни күңел ачу программалары планлаштырылган: “Әкияти төсләр”, “Җирнең барлыкка килүе” танып белү һәм белем бирүгә юнәлтелгән мобиль планетарий, “Үсемлекләр дөньясы” фотозонасы һәм башкалар.
Бәйрәм кунакларын чыршы балы белән чәй эчерәчәкләр. Сәнгать сөючеләр өчен бушлай мастер-класслар белән һөнәрчеләр ярминкәсе уздырыла.
Чараның күңел ачу өлешендә фольклор уеннар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы әзерләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 июль 2018, 10:23