Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда җылылык челтәрләрен кышкы сезонга әзерләү башланды. 52 нче комплекста тузган торбаларны демонтажлау эшләре бара. Яңа торбаларның диаметры 820 мм дан  1020 мм га кадәр киңәйтелгән, чөнки яңа йортлар барлыкка килү белән (63, 64, 65, 74 микрорайоннарда) инженерлык системаларына авырлык килә.

«Әлеге җылыүткәргеч 35 елдан артык эксплуатацияләнә. Анда 2008 елдан бирле 20 зыян килү очрагы теркәлгән. Челтәрләр төзелеш вакытыннан бирле ремонтланмаган, шуңа бик тузган хәлдә. Алар Яңа шәһәрнең бөтен көнчыгыш өлешен җылылык белән тәэмин итә, Яшьлек проспекты артында төзелгән һәм төзелә торган объектлар системаларының ышанычлылыгына йогынты ясый», – дип билгеләп үтте күчмә киңәшмәдә Яр Чаллы җылылык челтәрләре оешмасы директоры Айрат Зәйнуллин.

Аның сүзләренчә, эшләрне төгәлләү быелның сентябренә планлаштырыла. Бүгенге көндә 800 метр торбаүткәргеч монтажланган. Ремонт эшләре «Альянс-Энерго» ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан башкарыла.

Елның реконструкцияләнәчәк эре проекты булып М-7трассасы астындагы БСИ-ЗЯБ җылылык трассасы булачак, шулай ук 310 номерлы җылылыкүткәргеч яңартылачак.

2018-2019 елгы сезонга әзерлек барышында 13,8 чакрым шәһәр җылылык магистрален алмаштыру күздә тотыла.

Бүгенге көндә аның 6 чакрымнан артыгы яңартылган, бу гомуми ремонт кампаниясенең 43%ын тәшкил итә. 36 участоктан 21 ендә инде квартал эчендәге ремонт төгәлләнгән.

Яр Чаллы җылылык челтәре оешмасы хәбәр итүенчә, ремонт кампаниясенең ни дәрәҗәдә уңышлы баруы коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләүләргә бәйле. 

Пәнҗешәмбе, 12 июль 2018, 14:50