Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елның беренче яртыеллыгына шәһәр бюджеты 85,2 млн сум акчаны янга калдырды, шулардан 65,2 млн сумы  электрон аукцион һәм 20 млн – биржа мәйданы нәтиҗәләре буенча. 2017 ел нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларының гомуми экономиясе 133 млн сум тәшкил итте, шулардан 106 млны – электрон аукционнар, 27 млн сум – биржа мәйданыннан кергән акчалар.

Гомуми сатып алу 3 млрд сумга башкарылды. Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре арасында Яр Чаллы сатып алу нәтиҗәлелеге рейтингында иң яхшылар рәтендә.

Хәзерге вакытта муниципаль сатып алуның яртысыннан артыгы – 58% электрон формада үткәрелә.

 «Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча без 2017 елдан барлык кече күләмдәге сатып алуларны электрон биржа мәйданында уздырабыз. Сатып алуларның срогы бик кыска, бары 3 эш көне», дип белдерде Яр Чаллы шәһәренең  муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азамат Вилданов.

Җомга, 13 июль 2018, 11:38