Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 22 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.

Әлеге мәртәбәле чарада “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең баш белгече Алена Шәмсуллина, паспорт-виза хезмәте ветераны, 2 нче полиция бүлегенең Ветераннар советы рәисе урынбасары Зинаида Фомина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод районнары УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнашты.

Бәйрәм күтәренке рухта узды. Яшь чаллылыларны якыннары һәм туганнары да РФ гражданы паспортына ия булулары белән тәбрик иттеләр.

Җомга, 13 июль 2018, 09:53