Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының төньяк-көнчыгыш өлешендә торбаларга гидравлик сынаулар үткәрүнең III этабында табылган кимчелекләрне юк итү буенча, шулай ук квартал эчендәге һәм магистраль җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча эшләр бар көченә бара.

Шул вакыт эчендә Яңа шәһәрдә 7 кимчелек табылды, шулардан 3се магистраль челтәрләрдә, 4се – квартал эчендә. Бүгенге көндә шуларның берсе юк ителде.

Күрсәтелгән вакыттан 11 көн алдан  Чаллының 24 торак йортында (Яңа шәһәр өлешендә) кайнар су бирелә башлады. Кайнар су 11, 13 һәм 14 комплекслардагы йортларның алдагыларында кушылды:  

·  11/03, 11/11, 11/12, 11/09, 11/17, 11/06;

·  13/06,13/02,13/02а,13/04,13/06а,13/07;

·  14/17, 14/22а,14/11,14/16,14/13,14/01,14/02,14/03,14/04,14/04а,14/04б,14/12.

Шулай ук кайнар су белән тәэмин итү ике балалар бакчасында(11/05, 11/10 адресы буенча урнашкан), 1 мәктәптә (13/12 адресы буенча) һәм башка кайбер объектларда (11/28,11/29, 13/15,05а,б, 14/18, 14/20) тормышка ашырылды.

Чаллының төньяк-көнчыгыш өлешендә опрессовкалауның III этабын төгәлләү – 24 июльгә билгеләнгән.

 Кимчелекләрне юк итү, чаллылыларга тиз арада кайнар су бирү өчен Яр Чаллы җылылык челтәре белгечләре ял көннәрендә дә эшлиячәк.  

Җомга, 13 июль 2018, 11:33