Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа шәһәрнең 14 нче микрорайонында торак комплексы төзелеше башлану нәтиҗәсендә, яңа юл, балалар һәм спорт мәйданчыклары, автопаркинг барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерик, 2,232 га җир участогы "Профит" компанияләр төркеменә  ТР Президентының 07.02.2018 елның 7 февралендәге 103 санлы Боерыгы нигезендә, алданган өлешчеләр өчен 360 фатирлы 58/02 торак йортын төзеп тапшыруга тотылган чыгымнарны компенсацияләү хисабына бирелгән иде.

Бу хакта журналистлар белән узган брифингта Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

Шәһәрнең 2006 елда расланган Генераль планы нигезендә, җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше кагыйдәләре буенча 14/08, 14/09, 14/10, 14/11 торак йортлары арасындагы җир участогы Ж-5 “күп катлы торак төзелеше” зонасында урнашкан.

Баштарак әлеге җир участогы гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше өчен «ДИАС» предприятиесе карамагына бирелгән иде. Җир участогы үзләштерелмәгән, аның нигезе генә бар. 90 нчы елларда биредә төзелеш туктатыла. Башкарма комитетка “Халык контроле” системасы аша ташландык, чүп-чар баскан территория турында халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр, шулай ук балалар гомеренә куркыныч тудыручы, койма белән уратып алынмаган төзелеш объектына карата шикаятьләр юллана.

Хәзер төзүчеләр территорияне үзләштерә башладылар. 14 нче микрорайонда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан биредә ишегалды территориясендә балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү буенча эш алып барыла.

Территориянең якын киләчәктә булачак күренеше.

Шулай ук төзелеш барышында квартал эчендәге юллар ремонтланачак һәм киңәйтеләчәк. 14/11 һәм 14/09 йортлары арасында юл салыначак, элек биредә юл юк иде. Бу үз чиратында автомобиль йөртүчеләр һәм махсус машиналар өчен зур кыенлыклар тудырды. Хәзер 14 нче микрорайоннан Р. Беляев проспектына чыгу юлы булачак.  

Торак комплекс үзе 4 йорттан һәм 450 урынлык күп катлы автопаркингтан торачак. Әлеге йортларны төзү  "Камстройэксперт" ҖЧҖ үткәргән экспертиза нәтиҗәләре буенча күрше йортларга кояш төшүгә комачау итмәячәк.

9144 кв.метр мәйданны биләүче икенче участокта, 14/04  һәм 14/07 йортлары арасында, 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу объект 2019 ел проектына кертелгән. Хәзерге вакытта проектлауга техник бирем эшләнгән, ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына килешүгә тапшырылган.

Башкарма комитет тарафыннан үткәрелгән күзәтчелек нәтиҗәләре буенча 14 нче микрорайонда мәктәп яшендәге балалар саны 452, мәктәпкәчә яшьтәгеләр 387 бала исәпләнгән. Бу районда яшәүче балалар 17, 31, 45, 46, 60 гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә белем алалар. 2000 елдан башлап шәһәрдә туучылар саны кими, шул сәбәпле 1100 укучыга исәпләнгән мәктәпләрдә 500-600 бала укый. Шулай ук 14 нче микрорайон янәшәсендә урнашкан урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә. 17нче мәктәптә – 557 укучы, 31дә 761 бала укый. Шуңа күрә әлеге микрорайонда мәктәп төзү ихтыяҗы юк. 

 14 микрорайон янәшәсендә урнашкан халык тыгызлыгы статистикасы

Комплекс

Йортлар саны

Фатирлар саны

Микрорайонда яшәүчеләр саны

Мәктәп яшендәге балалар саны

14 комплекс

13

1670

4 784

452

40 комплекс

13

3476

9502

863

41 комплекс

23

3094

8894

753

42 комплекс

17

3278

6215

629

43 комплекс

14

2300

9116

843

Алданган өлешчеләр мәсьәләсе дә хәл ителә. 2015 ел башында андыйлар 939 кеше булса, хәзер аларның гомуми саны 317, шул исәптән 291 граждан һәм аларның гаиләләре. Зыян күрүче гражданнар реестрында 237 кеше теркәлгән.

Якшәмбе, 15 июль 2018, 08:56