Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе узды, анда “Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” бөтенроссия бәйгесенең республика этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Шундыйлар рәтендә 3 нче урын яулаган призер Чаллының “Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Зөлфия Газизова да бар.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министры Эльмира Зарипова бүләкләде.

Бәйге 2 этапта дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре арасында социаль хезмәткәрләрнең һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү, аларның тәҗрибәсен, эшләү ысулларын башкаларга җиткерү максатыннан оештырылды. Зөлфия Инсаф кызы ике этапны да уңышлы гына узып, призлы урын яулады.

Җомга, 13 июль 2018, 13:43