Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы егете Никита Кочнев бәйгенең берничә этабын уңышлы гына үтеп, «Алтын каләм» – «Золотое перо» XXIII республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең финалына чыкты. Хәзер аны «Павел Миронов» теплоходында узачак сынаулар көтә.

Республика фестиваленең финал этабына 105 яшь каләм иясе узды, алар һәрберсе үзләрен төрле юнәлешләрдә: басма журналистикасы, PR-җәмәгатьчелек белән элемтә, радио, телевизион журналистика, шулай ук бизәлеш һәм  матбугат басмаларын версткалау, мультимедия журналистикасы һәм фотография буенча сынап карады.

Моннан тыш, республика масштабындагы бәйге ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә үткәрелде.

Финалистларны «Павел Миронов» теплоходында Россия һәм Татарстан шәһәрләре буйлап мавыктыргыч биш көнлек сәяхәт көтә, нәкъ әлеге сәяхәт вакытында, мәртәбәле жюри әгъзалары катнашучыларны төрле биремнәр белән сынаячак. Биредә яшь каләм ияләренең талантларын үстерү буенча лекция, мастер-класслар, үз өстеңдә эшләү һәм белемнәрне тикшерү юнәлешендә чаралар узачак.

Җомга, 13 июль 2018, 16:09