Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Гөлсем Сәмигулла кызы Шәйдуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа бәйрәм уңаеннан Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән  котлауларны Комсомол районы башлыгы урынбасары вазифасын башкаручы Алсу Хәммәтова җиткерде.

Гөлсем Сәмигулла кызы ТРның Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә. 7 класс тәмамлаганнан соң, Куйбышев педагогия училищесына, аны тәмамләп, Казан педагогия институтына укырга керә. Хезмәт юлын авылда укытучы булып башлап җибәрә. 1945 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан, үзе кебек укытучы егет Фатих Барый улы Вәлиевка кияүгә чыга.

Соңрак гаиләсе белән Буа районы Иске Тинчәле авылына күченә, анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Тормыш иптәше мәктәп директоры итеп билгеләнә. Гөлсем Сәмигулла кызының гомуми эш стажы 38 ел. Яр Чаллыга гаилә 1973 елда күченеп килә. Алар 3 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә ветеранның 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Гөлсем Сәмигулла кызы «Акчарлак» һәм «Татарстан яшьлэре» газеталары корреспонденты. “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 13 июль 2018, 17:29