Иртәгә, 16 июльдә, Татарстанда урыны белән төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Боз явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Яшенле яңгыр вакытында секундына 17 – 22 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил исәчәк. Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан артмаячак.
Моннан тыш, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан төшәчәк, диелгән идарнең һава торышы турындагы хәбәрендә. Төнлә һава температурасы 15тән 20 градуска кадәр җылылыкта, көндез исә җылылык 27 – 32 градус булачак.
https://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 15 июль 2018, 20:43



