Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ике күпфункцияле үзәк (КФҮ) эшли. Шуларның берсе ГЭС бистәсендә Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт (4/2/1) адресы буенча урнашкан. Биредә документлар кабул итү буенча 42 тәрәзә бар. Икенчесе Яңа шәһәрнең Тынычлык проспектында, 62 йортта (3/16) урнашкан. Анда документлар тапшыру тәрәзәләре – 24.

Ике офис та ялларсыз эшли:

дүшәмбе: 8:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр,

сишәмбе: 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр,

чәршәмбе: 8:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр,

пәнҗешәмбе: 8:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр,

җомга: 7:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр,

шимбә: 8:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр,

якшәмбе: 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр.

КФҮ биналарында дәүләт пошлиналарын һәм башкаларны түләү өчен терминаллар бар. "Кунак" компьютерында дәүләт хезмәтләре gosuslugi.ru Бердәм порталыннан файдаланырга мөмкин һәм кирәкле мәгълүматларны электрон рәвештә бирү өчен uslugi.tatarstan.ru республика хезмәтләр Порталы каралган. Шул ук вакытта КФҮ хезмәткәрләре электрон рәвештә Портал аша гаризаларны рәсмиләштерүдә, аларны ЕСИАга теркәү буенча ярдәм итәләр. mfc16.tatarstan.ru сайтында КФҮнең конкрет филиалына алдан язылу мөмкинлеге каралган. Биредә барлык күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеген табарга була.

Барлык сораулар буенча колл-үзәкнең (843) 222-06-20 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Яр Чаллы шәһәре филиалларының телефоннары: (8552) 70-20-34 (ГЭС), (8552) 49-35-52 (Яңа шәһәр) .

Күпфункцияле үзәкләр шәһәр халкына 100 дән артык төр федераль, республика һәм муниципаль хезмәт күрсәтә.

Дүшәмбе, 22 октябрь 2018, 10:03