Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала юлларында вакытлыча автомобиль хәрәкәтен чикләүләр 10 һәм 11 август көннәрендә көтелә. Моның сәбәбе Чаллыда узачак Төзүчеләр көне һәм Кама ярыммарафоны белән бәйле. 10 августта 15:00 тән 22:10 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлешкә дә Чулман проспекты автомобиль юлы участогыннан Раскольников урамына кадәр һәм  Раскольников урамыннан Рәис Беляев проспекты киселешенә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу территориядә Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтәчәк.

Икенче көнне, 11 августта, Кама ярыммарафоны оештырыла. Марафон вакытында 9:00 дән 13:00 сәгатькә кадәр кайбер юнәлешләргә автомобиль хәрәкәте чикләнә.

1) Хәсән Туфан проспекты буйлап Сөембикә проспекты автомобиль юлыннан Җиңүнең 40 еллыгы урамына таба ике якка да; 2) Сөембикә проспекты буенча Халыклар дуслыгы проспектыннан Вахитов проспектына таба Боз сарае юнәлешендәге автомобиль юлы; 3) Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча Хәсән Туфан проспекты участогыннан Рәис Беляев проспектына таба.

Шимбә, 11 август 2018, 07:01