Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 24 июль көнне, Яр Чаллыда ТРның кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская ТР Прокуроры урынбасары Марат Долгов белән берлектә шәһәр мэрының иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Ак.Рубаненко урамы, 7 йорт адресы буенча) халыкны кабул итәчәкләр. Халык белән очрашу сәгать 11:00дә узачак.

Кабул итүдә хәрби көчләр структурасы, сәламәтлек саклау, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе вәкилләре катнаша. Гражданнар өчен алдан язылу әлеге телефон (843) 236-41-80аша башкарыла.

Сәрия Сабурскаяның Чаллы халкы белән очрашуы июнь аенда узган иде. Ул чакта чаллылылар өчен Хокукый ярдәм көне оештырылды. Ә берничә көннән ТРның кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча Яр Чаллыда җыелыш үткәрде. 

Сишәмбе, 24 июль 2018, 09:28