Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 июль көнне 16:00 сәгатьтә картиналар галереясында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы,  ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Гыйрфанов иҗатына багышланган күргәзмә оештырыла.

Фирдәвес Гыйрфанов пыялада шамаилләр ясау осталарының берсе булды. Аның рәсемнәре ачык төсмерләр белән сугарылган һәм алардагы детальләрнең күплеге белән аерылып тора. Картинада төп урынны дини эчтәлекле текст элементлары алган. Ул үзенең тәҗрибәсен һәм белемнәрен үсеп килүче буынга тапшырып килде. Рәссам төрле халыкара, зональ һәм республика күргәзмәләрендә катнашты.

Фирдәвес Гыйрфановның иҗат җимешләре Татарстанның Милли музеенда, ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, “Казан” Милли мәдәни үзәгендә, Ватаныбызның шәхси һәм чит ил коллекцияләрендә урын алган.

Сишәмбе, 17 июль 2018, 11:02