Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме Питрау узды. Бәйрәм кысаларында «Керәшен чибәре» матурлык һәм талант бәйгесе үтте. Анда Чаллы кызы, «КАМАЗ»ның кою заводында химик анализ лаборанты булып эшләүче 19 яшьлек Олеся Михеева да катнашты.
Ә җиңүне шулай ук Чаллыда яшәүче 18 яшьлек Алиса Исакова яулады. Ул Мамадыш районын тәкъдим итте. Җиңүче кыз көмеш таҗга ия булды һәм аңа 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Алиса «ТИСБИ» идарә итү университетында белем ала.
