Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Татэнергосбыт» Халыкара энергияне саклау көненә багышланган “Кояшлы куян” IX Республика балалар бәйгесенә гаризалар кабул итә башлады. Аны оештыру «Татэнергосбыт» өчен традициягә әйләнде. Ел саен республиканың барлык почмакларыннан энергиягә саклык белән карау тематикасы яктыртылган балалар эшләре алына. Анда катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан ел арта бара. 2017 елны бәйгегә 600 дән артык иҗат эшләре җибәрелгән.

“Кояшлы куян”да  Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче балалар катнаша ала. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр диплом, кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.  

Рәсем  А4 яки А3 форматларында кабул ителә, ул төрле материалда (ватман, картон) һәм төрле техникада (май, акварель,  тушь, төсле карандаш, акбур һәм башкалар) ясалган булырга мөмкин.

Шигырь яки хикәя татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Кул эшләре шулай ук төрле техникада эшләнә ала. Гаризада иҗади эшнең исеме, кулланылган материал турында белешмә, эшләү ысулы күрсәтелү зарур.

Катнашучы бәйгегә бары тик 1 эш кенә тәкъдим итә ала. Килгән иҗат эшләре кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.

Бәйгенең шартлары турында тулырак әлеге рәсми сайттан http://tatenergosbyt.ru белергә мөмкин.

Сишәмбе, 17 июль 2018, 11:51