Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия тимер юллары плацкарт вагоннардан баш тарта. Алар урынына яңа — кондиционерлы, usb-порт, розетка, чыбыксыз интернет һәм душ кабинасы булган вагоннар барлыкка килә.
2025 елдан Россия тимер юллары плацкарт вагоннарны сатып алудан туктый. Бу хакта Россия тимер юллары документларына сылтама белән «Ведомости» хәбәр итә. Алар урынына бер катлы яңа заманча вагоннар урнаштырылачак.

Яңа вагоннарны «Трансмашхолдинг» компаниясе эшли. Белгечләр уйлавынча, озатучы купесы урынына ризык һәм эчемлекләр сатучы аппаратлар урнаштырылган зона яисә багаж кую урыны барлыкка килергә мөмкин. Бер катлы яңа вагоннар белән беррәттән ике катлылары да ясала башларга мөмкин.

http://maydan.tatar/

Чәршәмбе, 4 июль 2018, 16:33