Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Алтын каләм» – «Золотое перо» XXIII республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды. Иҗади чараның финал өлеше «Павел Миронов» теплоходында үтте. Финал этабына 103 яшүсмер чыкты, шул исәптән 4 чаллылы.

Никита Кочнев әлеге чарада махсус номинация буенча бүләкләнде.

Бәйге ике дәүләт телендә – татарча һәм русча үтте. Шуңа күрә беренче урынга берьюлы ике укучы чыкты: Казаннан Ангелина Малова (рус журналистикасы) һәм Арчадан Зөлфия Хәсәнова (татар  журналистикасы). Алар грант оту нәтиҗәсендә КФУның «Журналистика» факультетында бушлай уку белән бүләкләнде.

Фестиваль барышында башлап килүче  журналистлар текстлар язу, сюжет һәм фоторепортаж төшерү, радиотапшыру яздыру, газета версткалау, сайт алып бару һәм чараларны матур итеп социаль челтәрләрдә яктырту буенча байтак кына тәҗрибә тупладылар. 

Сишәмбе, 17 июль 2018, 17:09