Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 октябрьдә 17:00 сәгатьтә  «КАМАЗ» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ел саен уздырылып килүче «Наше время-Безнең заман» республика эшче яшьләр иҗаты телевизион фестиваленең зона этабы Гала-концерты узачак.

Фестивальнең зона этабында Актаныш, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Кукмара, Мамадыш районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең эшләүче яшьләре катнаша. Гала-концерт программасында «Вокал», «Хореография», «Дан минуты» номинацияләрендә иң яхшы номерлар тәкъдим ителәчәк.

Гала-концертта зона этабына йомгак ясалачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Жюри рәисеннән һәм генераль продюсердан махсус чакыру алган аерым коллективлар яки башкаручылар фестивальнең финалында катнаша. Җиңүчеләрне кубоклар һәм акчалата бүләкләр көтә. Моннан тыш, I һәм II этаптагы барлык финалистлар (индивидуаль башкаручылар һәм коллективлар) дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, талантлы яшьләрне барлау максатыннан үткәрелә.


Шимбә, 6 октябрь 2018, 14:26