Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13-16 июль көннәрендә Татарстан делегациясе Словениядә узучы милли бәйрәм чараларында катнашу һәм Хезмәттәшлек турында килешү төзү максатыннан җавап визиты белән Жужемберк шәһәренә килде. Әлеге килешү мәдәни, спорт, социаль һәм икътисадый проектларны берлектә тормышка ашыруны күздә тота.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Жужемберк мэры Франц Шкуфц арасында килешү төзелү Словения Республикасы Президенты Борут Пахор катнашында узды. Әлеге тантаналы чара Жужемберк шәһәренең шул ук исемдәге замогында булды.

Анда Словениядән 300 дән артык мәртәбәле кунак чакырылган иде. Чарада Словениядәге Россия илчелегенең икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Кирилл Бобров та катнашты.

Татарстан делегациясе сәфәр барышында Словениянең рәсми һәм эшлекле даирәләре, шул исәптән, “Кеко” югары технологияле лаборатория вәкилләре белән очрашулар уздырды.

Чәршәмбе, 18 июль 2018, 08:16