Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районы ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларга, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, “Блокадалы Ленинградта яшәүчеләр” билгесенә ия булучыларга Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов “Фидакарь хезмәт өчен” медальләрен тапшырды.

Медальләр тапшыру күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә башкарылды. 

Мәртәбәле бүләккә  Мария Григорьевна Жукова, Лидия Михайловна Луцив, Мария Алексеевна Тимонина, Мизхәт Хәким улы Хәкимов, Ульяна Макаровна Попова, Фәрид Габдулла улы Мортазин, Анастасия Федоровна Воронова, Нурфаяз Яни улы Мөхәммәтшин, Әхмәт Рамазан улы Сөләйманов, Харис Насыйбулла улы Сафиуллин, Әнәс Сәлах улы Сәлахов, Валентина Германовна Стрелкова, Хәтимә Низам кызы Ситдыйкова, Клавдия Александровна Казакова, Александр Павлович Жарков, Заһид Хәлиулла улы Хәлиуллин, Георгий Васильевич Кулаков ия булдылар.

Чәршәмбе, 18 июль 2018, 09:46