Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы картиналар галереясында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы,  ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Гыйрфанов иҗатына багышланган күргәзмә 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Экспозициядә рәссамның 40 тан артык сәнгать әсәре тәкъдим ителгән.

Фирдәвес Гыйрфанов пыялада шамаилләр ясау осталарының берсе булды. Аның рәсемнәре ачык төсмерләр белән сугарылган һәм алардагы детальләрнең күплеге белән аерылып тора. Картинада төп урынны дини эчтәлекле текст элементлары алган.

Шамаил жанрындагы әсәрләр арасында: «Болгар»(1986), «Кәгъбәтулла» (1993), «Казан» (1994), «Ислам баскычлары» (1994), «Болгар бакчасы-хәсрәт бакчасы» (1995), «Аллаһның 99 исеме» (1995), «Яшәү агачы»(1998), «Ислам» (1998), «Казанның дога кылу календаре» (1999) һәм башкалар тәкъдим ителгән. Әлеге сәнгать әсәрләре БГЭ, Төркия һәм Франциядә күрсәтелде. Аларны Яр Чаллы, Казан, Минзәлә, Болгар музейлары өчен алдылар. 

Чәршәмбе, 18 июль 2018, 15:21