Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Киләсе елдан Чаллыда Җәмигъ мәчетенең стеналарын күтәрә башлауны планлаштыралар. Бу турыда пресс-конференция барышында Яр Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм  “Җәмигъ” мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды директоры Уел Хөсәенов хәбәр итте.

Узган ел мәчетнең нигезен салу буенча эшләр башкарылды. 2017 елда төзү-монтаж эшләре 26 млн сумга төште. Тулаем алганда, җир асты өлешендә эшләр башкару өчен (җир казу, төзү-монтаж, проектлау эшләре) 50 млн сумга якын акча тотылды. 2019 елда мәчетнең монолит стеналарын төзү һәм проектлау эшләрен төгәлләү планлаштырыла.

Шунысын билгеләп үтик, 4 манараның икесе 76 метр биеклектә булачак. Мәчет берьюлы 3200 кешене кабул итә алачак. Ул гына да түгел, дини бәйрәмнәр вакытында “Җәмигъ” 20 меңгә якын мөселманны сыйдыра алачак. Мәчет төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды директоры Уел Хөсәенов әйтүенчә, әлеге объектта эш бара. 2017 елда “Строй-Траст” подрядчы оешма ярдәме белән төзелеш торгызылды. Монда барган эшләрнең күбесе чаллылыларга күренмәскә дә мөмкин, чөнки ул әлегә җир астында башкарылды – подвал өлеше төзелде.  Оештыручылар якын арада шәһәр халкы мәчет төзелешенең барышын күрә алыр, дигән өметтә торалар. Шунысына да басым ясалды - төзелешнең баштагы бәясенә корректировка кертелер дип көтелә. Бу 2009 елдан бирле яңа, күпкә очсызрак, әмма сыйфатлы төзелеш материаллары барлыкка килү белән бәйле. Мәчет проектына да бераз үзгәрешләр кертеләчәк, тик бу аның тышкы кыяфәтенә кагылмый.

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Җәмигъ” мәчете сәдакадан кергән, шәһәр халкы биргән акчаларга төзелә дип белдерде. Шулай ук берничә ел рәттән мәчет төзелешенә финанс ярдәме күрсәткән чаллылыларны да атады, шулар арасында:Равил Фәйрузов (1,5 млн сум), Рафаэль Юнысов (750 мең сум), Илдар Зияров (800 мең сум) бар. 

Чәршәмбе, 18 июль 2018, 14:13