Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 июльдә шәһәр читендәге «Саулык» сәламәтләндерү комплексы («Солнечный»,«Звездный»,«Крылатый» дәвалау-сәламәтләндерү комплекслары), «Бумажник» дәвалау-сәламәтләндерү комплексларында тикшерүләр үтте.

Тикшерү күрсәткәнчә, корпуслар һәм йокы бүлмәләре СанПиН таләпләренә туры килә. Бүлмәләр стационар кроватьлар, тумбочка, өс һәм аяк киемнәре өчен шкафлар белән җиһазландырылган. Юыну бүлмәләрендә юынгычлар, ишекле кабиналар куелган.

Яр Чаллы Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов белдерүенчә, Чаллының алты шәһәр читендәге лагерьларын ачылу алдыннан махсус комиссия тикшерде һәм әзерлек турында паспортлар бирде.  

«Тулаем алганда барлык лагерьлар да таләпләргә туры килә: туклану сыйфаты, меню, расланган программалар. Быел, узган елдагы кимчелекләрне истә тотып, хезмәткәрләргә карата зур таләпләр булды», – диде Винер Харисов.

Хәзерге вакытта барлык балалар лагерьларында да икенче смена эшли башлады, алар 4 600 баланы кабул итте. Беренче сменада анда 5 600 дән артык яшь шәһәрдәшебез ял итте. Яр Чаллыда 2018 елда барлыгы 18482 баланы ял иттерү һәм сәламәтләндерү планлаштырылган.

Чәршәмбе, 18 июль 2018, 13:14