Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртән Наил Мәһдиев 65/03 йортында төзелешнең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә түбә ябу этабы тәмамланган, буяу-бизәү  эшләре бара. Подъездга юллар салынган. Өлешчеләр күптән көткән фатир ачкычларын Яңа ел бәйрәме алдыннан алырлар дип планлаштырыла.

Очрашуда Башкарма комитетның архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы Илмир Исхаков һәм Профит" компанияләр төркеме генераль директоры, Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов та катнашты.

«Башкарма комитет, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм «Профит» компаниясе шәһәребез халкы, алданган өлешчеләр алдындагы үз бурычларын ел ахырына тулы күләмдә үтәрләр, дигән ышаныч бар. Бу  программаның бик киеренке булуын исегезгә төшерәм. Алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итү өчен безгә 800-900 млн сум күләмендә ресурс кирәк иде, бу инде млрд сумга якын дигән сүз», – дип искәртте шәһәр мэры, эш күләмен бәяләп.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2015 елның 1 гыйнварына автокалада намуссыз төзүчеләргә ышанган 939 алданган чаллылы бар иде. Бүген аларның саны 300гә кадәр кимеде. Кайбер өлешчеләр мэр белән аралашырга һәм үзләрен борчыган сорауларга җавап алыр өчен килде.

Әлеге йортның булачак хуҗалары мэрдан микрорайонда мәктәп төзелеше турында кызыксындылар. Бу - йорт тапшырудан соң чаллылыларны борчыган актуаль сорауларның берсе. Аларның күбесенең әлеге йортка күчүне көткән арада (йорт төзү 2014 елда тукталып калган иде) балалары инде мәктәп яшенә җиткән.

«Мәктәпләр кайда ныграк кирәк - без аларны шунда төзибез. Соңгы вакытта ел саен берәр мәктәп төзелә: 2016, 2017 һәм 2018 елларда. Тик без, мәктәп чынлыкта да кирәк булган урында төзибез. Бу - 36, 37 комплекслар һәм Замелекесье микрорайоны. Шулай ук 65 комплекста да төзергә планлаштырабыз. Ул анда чыннан да кирәк», - диде Наил Мәһдиев.

«Эссен» кибете артында 1224 урынга исәпләнгән белем бирү учреждениесе өчен җир участогы да бүленгән инде.

Башкарма комитетның  «Профит» компанияләр төркеме һәм «Евростиль» ҖЧҖ белән тиешле Килешүләре бар. 65-03 йортының (123 фатир) беренче чиратында «Профит» компаниясе эшли. Анда конструкцияләрне тикшерү эшләре башкарылды, түбә алмаштырылды, сантехника һәм электр монтажлау эшләре, тәрәзәләр алмаштыру бара. Шул максатларга инвесторның якынча керткән акчасы 100 млн сум тәшкил итә.

65-10 йорты буенча (3,4 блоклар – 126 фатир) Башкарма комитет, «Евростиль» ҖЧҖ һәм проблемалы төзүче белән әлеге торак объекты төзелешенә кагылышлы чараларны тормышка ашыру турында да Килешү төзегән.  Чыгымнарны компенсацияләү өчен  инвесторга республикада җир участогы бирү планлаштырыла. Хәзерге вакытта әлеге торак йортның конструкцияләрен тикшерү эшләре бара. Якын арада «Евростиль» компаниясе бу объектта төзелешне дәвам итәчәк һәм ул 2019 елның 3 нче кварталында төгәлләнер дип көтелә.

Пәнҗешәмбе, 19 июль 2018, 13:20