Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының «Крылатый» сәламәтләндерү лагерында «Юнармия» беренче шәһәр хәрби-патриотик профильле сменасы эшли башлады.

Анда 50 яшь армияче катнаша. Сменаның максаты - РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итәрлек яшүсмерләр әзерләү өчен шартлар тудыру.

18 июльдә аның ачылу тантанасы узды. Әлеге чарада мәртәбәле кунаклар катнашты: Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лилия Зәкиева, Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Рәмзи Матросов, “Яшүсмер” яшьләр-яшүсмерләр клублары үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы, Яр Чаллы штабының “Юнармия” штабы башлыгы урынбасары  Альберт Гыйльманов. Алар яшь армиячеләрне смена ачылу белән котладылар, аларга киләчәктә уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.

Смена 17 июльдән 3 августка кадәр эшләячәк. Шул вакытка биредә төрле күңел ачу, сафка тезелү һәм тактик хәзерлек буенча чаралар, психологик тренинглар, автомат сүтеп җыю, ату һәм лазертаг буенча ярышлар, хәрби техника күргәзмәсе, һава десанты ветераннары белән очрашулар һәм башкалар планлаштырылган.

Пәнҗешәмбе, 19 июль 2018, 15:18