Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр башкарма комитетында Яр Чаллының  социаль-икътисади үсеше Стратегиясе планын үтәү буенча “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Әлеге программа 2030 елга кадәр каралган.

 Утырыш барышында «Кеше капиталы»н үстерү юнәлешенә кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышу үтте. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова һәм Ирина Сәгыйдуллина, идарә җитәкчеләре, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр предприятиясе җитәкчеләре, Яр Чаллының Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучылар мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт, хезмәт базарына кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча әңгәмә кордылар. Мәгариф өлкәсенә карата күп кенә проблемалы мәсьәләләр күтәрелде. Шәһәрнең яңа микрорайоннарында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзү, өстәмә ясле төркемнәре булдыру, шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт программасын дәвам иттерү буенча фикерләр яңгырады. Яр Чаллыда сәләтле балалар үзәге булдыру идеясен карадылар. Моннан тыш, “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар киләсе елларга шәһәр югары һәм урта белем бирү  учреждениеләрендә бюджет урыннарын арттыру, студентларга эшкә урнашырга ярдәм итү тәкъдимнәре белән чыктылар.

 Урта һөнәри уку йортлары студентларына уку белән беррәттән эшләү мөмкинлеге бирү практикасын киңәйтергә кирәк дигән фикерләр дә яңгырады.

Җомга, 20 июль 2018, 10:56