Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 комплекста яшәүче гражданнар төркеме инициативасы белән микрорайонның бер ишегалдында очрашу узды. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илья Зуев биредә яшәүчеләрнең мәктәп төзергә кирәк дигән үтенечләрен тыңлады.

Халык тыгызлыгы буенча, әлеге микрорайонда гомуми белем бирү мәктәбе төзүгә ихтыяҗ юк. 14 нче комплекста 452 мәктәп яшендәге бала яши, шулардан 123е шәһәр гимназияләрендә белем ала.  Моннан тыш, янәшәдә урнашкан 17, 31 нче мәктәпләрдә буш урыннар шактый. 17 нче белем бирү учреждениесендә буш урыннар 543, ә 31нче дә – 339. 

Очрашу барышында микрорайон халкы структура бүлекчәләре җитәкчеләреннән консультацияләр ала алдылар. Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгыВинер Харисов белдерүенчә, комплекс территориясендә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Микрорайонга карата янәшәдәге мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсе үсеш алачак.

Хәзерге вакытта 14 микрорайонда төзүчеләр территорияне өйрәнәләр. Ишегалды территориясен ямьләндерү, биредә яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан комплекста балалар һәм спорт мәйданчыгы төзү эшләре башланды. Моннан тыш, яңа юл һәм автопаркинг барлыкка киләчәк.

Киләчәктә мәйданчык нинди булачагын күрә аласыз.

Җомга, 20 июль 2018, 13:50