Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рус География җәмгыятенең Яр Чаллы буенча җирле бүлеге шәһәребезнең табигатен, тарихын һәм географиясен саклау буенча «Иң матур шәһәр» III фотопроекты башлану турында игълан итте.

Медиапроектта теләгән һәр кеше катнаша ала. Конкурс шартлары буенча Чаллы шәһәре тормышына багышланган фотолар #ргочелны һәм #ргочелныфото хештеглары астында җәмгыятьнең рәсми аккаунтын күрсәтеп Instagram яки "ВКонтакте" социаль челтәрләренә куелырга тиеш.

Традиция буенча, фотоконкурс җәй көне старт алып, декабрь айларында тәмамлана. Җиңүчеләр өч  номинация буенча билгеләнәчәк: “Күз явын алырлык мохит минем янәшәмдә”, “Индустриаль пейзаж” һәм “Яшь фотограф”.  Җыеп алынган фотоэшләр нәтиҗәсенә карап, өстәмә номинация дә билгеләнергә мөмкин.

«Иң матур шәһәр» III медиапроект җиңүчеләре РГҖ Яр Чаллы бүлеге рәисенең 10 мең сум күләмендәге махсус премиясе һәм сувенирлар белән бүләкләнәчәк.  

 Проект РГҖ тарафыннан уздырылган “Иң матур ил” киң масштаблы фотоконкурсына нигезләнеп беренче мәртәбә 2016 елда старт алды.

Ел саен җиңүчеләрне билгеләүче жюри составына РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР буенча РГҖ рәисе Дмитрий Шиллер, «Казан репортеры» басмасының баш мөхәррире Антон Райхштат  һәм башкалар керә.

Ике ел эчендә катнашучылардан Чаллының һәм аның мохитен чагылдырган 800 дән артык фотосурәт алынды.

Чәршәмбе, 25 июль 2018, 11:01