Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Муниципаль хезмәтләр белән бәйле документларны тиз арада рәсмиләштерү һәм теркәү өчен чаллылыларны "Минем документлар" күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә чакыралар. Аларның берсе Гидротөзүчеләр урамы, 10 йортта (ГЭС 4/2/1) урнашкан. Анда  42 хезмәт күрсәтү тәрәзәсе бар. Икенчесе Тынычлык проспекты буенча 62 йортта (Яңа шәһәр 3/16) эшли, биредә документ кабул итү һәм бирү буенча 24 тәрәзә каралган.

КФҮ белгечләре белдерүенчә, җир участокларын сату-алу буенча документлар теркәргә теләгән һәр кеше якындагы КФҮ хезмәтеннән файдалана ала. Моннан тыш, мэриядән аермалы буларак, “Минем документлар” ялларсыз һәм халык өчен уңайлы график белән эшли. Сишәмбе көннәрдә документлар кабул итү 20:00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Үзәк эчендә дәүләт пошлинасы һәм башка түләүләр өчен терминал, “кунак компьютеры” тора. “Кунак компьютеры” аша Бердәм дәүләт хезмәте порталына gosuslugi.ru һәм Республика хезмәтләре порталларына uslugi.tatarstan.ru  кереп, кирәкле хезмәтләрдән файдаланырга була. Шулай ук Күпфункцияле үзәк белгечләре гражданга тиз арада электрон Портал аша гаризалар рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Әлеге сайт аша mfc16.tatarstan.ru, тиешле хезмәтне сайлап, үзеңә кирәкле Күпфункцияле үзәккә язылырга була.  

КФҮ шәһәр халкына 100 дән артык төрдәге федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә.

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2018, 15:24