Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Хәдичә Муса кызы Шабакаева үзенең 95 яшен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы ветеранын һәм тыл хезмәтчәнен Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы  администрациясе башлыгы  Раушан Усманова, районның ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская, 53 нче комплексның ТИҮ рәисе Зифа Подавалова һәм Шәһәр Советы депутаты ярдәмчесе  Альфред Гайсин котлады.

Хәдичә Муса кызы Пенза өлкәсендә күпбалалы гаиләдә дөньяга килә.  Педагогика техникумын тәмамларга да өлгермичә, Бөек Ватан сугышы башлануга, Пензаның хәрби киемнәр тегү заводында эшли башлый.

Сугыштан соң, 1948 елда кияүгә чыга (сугышта катнашучыга). Сугыштан соң гаиләсе белән Урта Азиядә яши. Хәдичә Муса кызы аэропортта эшли, ире – янгын сүндерү башлыгы булып хезмәт куя.

1993 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Хәдичә Шабакаева тормыш иптәше белән 53 ел бәхетле гаилә булып яши һәм 3 бала, 7 онык, 17 оныкчык тәрбияләп үстерә.

 “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 20 июль 2018, 17:06