Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Юлларны ремонтлау һәм соңгы елларда бу максатларга никадәр акча бүленүе турында, “эшлекле дүшәмбе”дә Башкарма комитетның Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов хәбәр итте.

Хәбәр ителгән мәгълүматларга караганда, капиталь ремонтка 2007 елдан 2014 елга кадәр 1,87 млрд сум күләмендә акча бүленгән. Шул вакыт эчендә Вахитов, Хәсән Туфан, Тынычлык, Муса Җәлил, Автозавод проспектлары һәм Машина төзүчеләр, Титов урамнары (Титов урамыннан Челника елгасы өстендәге күпер төзелешен кертеп)ремонтланды. Пединститут тукталышыннан Беляев проспектына кадәр трамвай линиясе салынды.  

 «2015 елдан башлап автомобиль юлларын нормага китерү буенча шактый гына алга китешләр күзәтелде. Моңа Чаллының моношәһәрләр рәтенә кертелүе, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль программасы һәм “Урам юллары челтәрләрен ремонтлау” республика программаларының барлыкка килүе этәргеч булды. Соңгы 4 ел эчендә шәһәргә 8 млрд сум акча бүленде,  шуның нәтиҗәсендә норматив таләпләргә туры килмәүче юллар 30% ка кимеде»,– дип билгеләп үтте Рафаил Кыямов.

Аның белдерүенчә, шәһәрнең яшәү зонасы белән беррәттән, сәнәгать зонасында да, төзелеш индустриясе базасында, Лесоцехта ремонт эшләре үткәрелде. Кагыйдә буларак, ел саен шәһәрнең бер үзәк проспектында һәм сәнәгать зонасында юллар төзекләндерелә.

 «2018 елда бу максатларга, Татарстан Республикасы Җитәкчелеге ярдәме белән барлык программалар һәм бюджет чыганаклары буенча 2 млрд сумнан артык акча бүленде. Быелгы елның иң мөһим объектларыннан Бөек Җиңүгә 40 ел урамы һәм Әбсәләмов урамына кадәр аның дәвамы төзелде. Әлеге юлны ремонтлауга 840 млн сум күләмендә акча сарыф ителде. Биредә генераль подрядчы булып «Трест Камдорстрой» ябык акционерлык җәмгыяте тора», – дип ассызыклап үтте идарә башлыгы. 

Рафаил Кыямов белдерүенчә, әлеге юл эшләре дәүләт контракты буенча 2018 елның 8 октябрендә төгәлләнергә тиеш.

Идарә башлыгының чыгышыннан соң, шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, аварияләрнең 30% ка кимүе бу гади статистика гына түгел, ә иң беренче чиратта, кеше гомерен саклап калу. “Бу безнең өчен иң кыйммәтлесе”, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Наил Мәһдиев шулай ук юлларда үткәрелгән ремонт эшләренең сыйфатын контрольдә тоту мөһим булуы турында да искәртеп үтте: «Тәртипсезлекләр яныннан тыныч кына үтеп китү ярамый. Дәүләт акчасы моның өчен бүленмәгән», - дип белдерде.

Шулай ук шәһәр башлыгы юлларны ремонтлауның срогы турында да әйтеп узды.  Һава шартлары яхшы торганда хәзер эшләргә, октябрьгә кадәр сузмаска кушты.

Дүшәмбе, 23 июль 2018, 08:55