Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел шәһәребез мәктәпләрен 5070 тугызынчы һәм 1868 унберенче сыйныф укучылары тәмамлады. Яр Чаллыда 2018 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов таныштырды.

Тугызынчыларның төп дәүләт имтиханнары шәһәрнең 13 учреждениесе базасында үтте. Йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә анализ ясалгач, тугызынчы сыйныфларның  4 фәннән: рус теле, информатика, әдәбият,  немец теленнән тапшырган имтиханнары, республиканыкыннан югарырак булуы күренә. Ә 7 фәннән республика дәрәҗәсенеке белән бертигез. Шуңа да карамастан, җәмгыять белеме һәм биологиядән күрсәткечләр түбән. Әлеге сыйныфлар арасында физик мөмкинлекләре чикле укучылардан 105 кеше (узган ел алар 43 иде) имтихан бирде. Алар өчен тиешле шартлар тудырылды.

Анкеталардан күренгәнчә, тугызынчыларның 42%ы унынчы сыйныфта укуларын дәвам иттерергә тели. Ә калганнары урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керә.

Унберенчеләр арасыннан йомгаклау аттестациясе автокаланың җиде мәктәбе базасында оештырылды.  Өлкән сыйныфларның байтагы БДИ тапшыру өчен:  җәмгыять белеме, инглиз теле, физика һәм информатиканы сайлаган.

Быел 33 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИнан 100 балл җыйды. Бу 2017 елгы нәтиҗәләргә караганда, 9 кешегә күбрәк. Югары балл җыючыларның иң күбе 26 нчы гимназиядә – 7 кеше. 76нчы гимназиядә – 6,  78нче  лицейда – 4 укучы.  Моннан тыш, 60, 19 һәм 77 нче гомуми белем бирү учреждениеләрендә имтиханнардан 100 балл җыючылар өчешәр укучы. 61нче гимназия һәм 8, 24, 25, 84, 40, 46 нчы гомуми белем бирү учреждениеләрендә андыйлар берешәр кеше. Географиядән бердәнбер 100 балл җыючы 61 нче гимназиядән – Данил Кәримов. Быел Татарстан Республикасында имтиханнарын ике фән буенча 100 баллга җиткергән 10 укучы билгеле. Шулардан икесе – чаллылылар: Екатерина  Созонова (27нче мәктәп) һәм Нияз Вәлиев (76 нчы гимназия).

«Нәтиҗәләр үзеннән-үзе сөйли, саннар һәм фактлар – җитди әйбер һәм 2016/17уку елында егерме дүрт 100 балл җыючы булса, быел андыйлар – 33. Бу иң беренче чиратта укучыларның, укытучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе, шулай да безгә әле омтылыр урын бар, математикадан ныграк тырышырга кирәк. Бездән алда Казанның Вахитов районы һәм Бөгелмә. Без сәнәгать шәһәре булганга, математика бик кирәк. Андый  техника фәннәренең нигезендә математика тора. Мин машина төзелеше, тимер эшкәртү турында әйтәм. Без бронза һәм көмеш призерлар булуга карамастан, ирешелгәндә генә тукталып калмаска, иң беренче булырга омтылырга тиешбез”,– дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 23 июль 2018, 09:45