Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министры Марат Садыйков шәһәрнең баш врачларына  Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу вазыйфага Нияз Фатыйхов билгеләнде. Моңа кадәр ул ТР Эчке эшләр министрлыгының медицина санитария бүлеге поликлиникасы җитәкчесе вазыйфасын башкара.

Министр белдерүенчә, бу шәһәр җитәкчелеге һәм министрлыкның уртак фикере. Аның сүзләренчә, Яр Чаллыда дәвалау учреждениеләренең көчле җитәкчеләре артында, профессионаллар коллективы тора. Марат Садыйков, Олег Сабаевка хезмәте һәм соңгы елларда ирешелгән нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. Автокала республика рейтингы системасында ике ел рәттән югары урыннар биләп торды. Олег Сабаевның республика сәламәтлек саклау системасында яңа урынга тәкъдим ителәчәге дә билгеле булды. 

Дүшәмбе, 23 июль 2018, 17:22