Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртән Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев юлларында ремонт барган объектларны карап йөрде. Мэр иң беренче объект итеп Вахитов проспектының Чулман проспектыннан Сөембикә проспектына таба булган участокны карады.  Монда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль программасы буенча «Татавтодор» компаниясе юл катламын яңарта, яңа тротуарлар җәя.

Шулай ук юлның әлеге участогында аеру полосасы буйлап җәяүлеләр киртәләре, 46 яңа юл тамгалары урнаштырылачак. Хәзерге вакытта объектта ремонт эшләре планнан алга китеп башкарыла. Бирегә 60 техника берәмлеге җәлеп ителгән. Әлеге участоктагы барлык эшләрне бу елның август уртасына – сентябрь башына тәмамларга планлаштыралар.

Шәһәр башлыгы шулай ук  КАМАЗ-мастер командасы урамында барган капиталь ремон үтәлеше белән танышты. Монда эшләрне «Камдорстрой»подрядчы компания башкара. Бу участокта ремонт “Юллар-урам челтәрләрен ремонтлау” программасы буенча тормышка ашырыла. Аның өчен 39 млн сум бүленгән. Графиктан алда бару нәтиҗәсендә август уртасында бу участокны төгәлләү көтелә.

Наил Мәһдиев ремонт барышында яңгыр кабул итү челтәрләренә дә игътибар бирергә кушты.

Хәзерге вакытта Хәсән Туфан проспектында да (Машина төзүчелеләр урамыннан Сөембикә проспектына кадәр) юл салу эшләре бара.

 «Чаллыда яхшы юллар булдыру, яхшы гадәт. Шулай да ремонтланасы юллар бик күп әле, тынычланырга ярамый», - дип искәртте шәһәр башлыгы.

Җиңүгә 40 ел урамында зур масштаблы юл эшләре планлаштырылган. Контракт буенча бу участокка 835 млн сум каралган.«Камдорстрой» компаниясе тарафыннан биредә озынлыгы 6,3 км булган юл катламы алыштырылачак, 25 тукталыш павильоны, 551 яктырту приборлары, 1305 юл тамгалары, шулай ук җәяүлеләр кичүе һәм светофорлар урнаштырылачак. Җиңүгә 40 ел урамында ремонт тәүлек буе бара. Алдагы планда җәмәгать транспорты җибәрү тора. Шуның өчен маршрутның схемасы әзерләнә.  

«Автомобиль йөртүчеләр һәм шәһәр халкына тудырылган үңайсызлыкларны озакка сузарга кирәкми. Мәскәү, Казан кебек эре шәһәрләрдә төнлә эшлиләр. Транспорт, бөкеләр дә аз, көндез +25 º эсседә эшләү белән кич эшләү арасында аерма бардыр», - диде мэр.

Ремонт кысаларында беренче автомобиль юлында, Машина төзүчеләр урамында 3,75 м киңлектәге дүртенче хәрәкәт итү полосасын өстәләчәк.

Хәсән Туфан проспектындагы юл участогыннан Халыклар дуслыгы проспектына кадәр ике якта да 1,9 км озынлыкта киңәйтелү көтелә.

ЗЯБ бистәсенең Һади Такташ урамындагы юлларны төзекләндерүгә 76 млн сум акча бүленгән. Монда эшләр төгәлләнүгә таба бара: яңа тортуарлар җәясе һәм юл тамгалары куясы калды.

Сишәмбе, 24 июль 2018, 13:44