Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Бибиәсма Мирзаян кызы Шәйхелмәрдәнова һәм Татьяна Петровна Назарова үзләренең 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын бәйрәм итәләр. Юбилярларны РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрация башлыгыРаушан Усманова тәбрикләде.

Бибиәсма Мирзаян кызы Иске Балтач авылында туа. Урта мәктәпнең 8 классын тәмамлагач, гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченә. Анда Бибиәсма Шәйхелмәрдәнова урман сәнәгать зонасында эшли башлый. Сугыш ветеранына кияүгә чыга. Гаиләдә ике балалары туа. Сугыштан соң Уралда яшиләр. Урманда һәм тимер юл станциясендә эшләргә туры килә. Бибиәсма Мирзаян кызы бик иртә тол кала. Ул 54 яшендә,  Яр Чаллы шәһәренә күченеп килгәч лаеклы ялга чыга. Хәзер аның 4 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

 “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Татьяна ПетровнаБашкортстан республикасы Туймазы районының Константиновка авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, колхозга эшкә урнаша. Бераздан Серофимовка.авылындагы тегү фабрикасында хезмәт куя.

Сугыш елларында Татьяна Назарова колхозда эшли, ипи пешерә, фронтка азык-төлек җибәреп тора. Сугыштан соң бик озак еллар балалар йортында тәрбияче ярдәмчесе була. Кияүгә чыгып өч бала тәрбияләп үстерә. 2006 елда, тормыш иптәшенең вафатыннан соң, автокалага кызына күченеп килә. Бүген аның өч оныгы, өч оныкчыгы бар. “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 25 июль 2018, 13:44