Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3-4 ноябрьдә Страсбургта «Хатын-кызлар кулы белән» халыкара форум-күргәзмә оештырыла. Ул хатын-кызлар арасында эшмәкәрлелек һәм бизнес, иҗади атмосфера һәм рухи мөхит тудыру мәйданы булып торачак. Катнашучылар үзләренә яңа партнерлар, инвесторлар һәм мәйданнар таба алачак.

Әлеге эшлекле программада катнашырга: Франция, Италия, Хорватия, Төркия, Египет, Тунис, Алжир, Беларусь, Испания һәм башка илләрдә яшәүче эшмәкәр хатын-кызлар теләк белдерде.

Монда декоратив-гамәви күргәзмәдән тыш, “түгәрәк өстәлләр” уздырылачак. Катнашучылар урта һәм кече бизнеска җәлеп ителгән хатын-кызларның эшчәнлеге, бу өлкәдә сәүдә-сәнәгать палатасының роле турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышачак.  

Шунда ук Көнбатыш дизайнерының International fashion award дигән кул эшләре тәкъдим ителәчәк. Чара турында тулырак мәгълүматны форум-күргәзмәнең рәсми сайтында карарга була.

Чәршәмбе, 25 июль 2018, 15:10