Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Муниципаль хезмәтләр белән бәйле документларны тиз арада рәсмиләштерү өчен чаллылыларны “Минем документлар” Күпфункцияле үзәгенә чакыралар.  

Аларның беренчесе – Гидротөзүчеләр урамы, 10 йортта (ГЭС 4/2/1,  хезмәт күрсәтү тәрәзәсе - 42) һәм өстәмә офис Тынычлык проспекты буенча 62 йортта (Яңа шәһәр, 3/16, документлар кабул итү һәм бирү буенча 24 тәрәзә каралган) урнашкан.

Күпфункцияле үзәк белгечләре әйтүенчә, торак бүлмәләре, җир кишәрлекләре, реклама корылмаларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча әлеге үзәккә мөрәҗәгать итү - иң яхшысы.

Кызыксындырган мәгълүматны  8 (843) 222-06-20 телефоны аша белешергә мөмкин.

Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе тәкъдим иткән кайбер муниципаль хезмәтләр исемлеге:

  • Торак хәлен яхшыртуга мохтаҗ булганнарны социаль ипотека системасы буенча исәпкә кую;

  • Социаль наем шартнамәсе буенча торак урыннарын алыштыру турындагы документларны рәсмиләштерү;
  • Реклама баганаларын куллану һәм урнаштыру буенча рөхсәт кәгазьләре бирү;
  • Тышкы мәгълүмат (паспорты) чаралары проектын килешү буенча урнаштыру;
  • Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында мәгълүмат белән тәэмин итү системасында белешмәләр бирү,
  • Адрес алыштыру, үзгәртү, алу буенча хезмәтләр;
  • Җир участогының планынын әзерләү һәм бирү, шулай ук башка бик күп хезмәтләр каралган.
    • Үзәк эчендә дәүләт пошлинасы һәм башка түләүләр өчен терминал, “кунак компьютеры” тора. “Кунак компьютеры” аша Бердәм дәүләт хезмәте порталана gosuslugi.ru һәм Республика хезмәтләре порталларына uslugi.tatarstan.ru  кереп, кирәкле хезмәтләрән файдаланырга була. Шулай ук Күпфункцияле үзәк белгечләре гражданга тиз арада электрон Портал аша гаризалар рәсмиләштерергә ярдәм итәләр.

      Әлеге сайт аша mfc16.tatarstan.ru, тиешле хезмәтне сайлап, үзеңә кирәкле Күпфункцияле үзәккә язылырга була. Бу үзәктә шәһәр халкына 100дән артык федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

      Чәршәмбе, 5 сентябрь 2018, 11:56