Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында «Коррупциягә юк дип әйт!» – девизы астында мәдәни-күңел ачу квесты узды. «Коррупциягә юк дип әйт!» квесты, ришвәтчелекнең нинди җимергеч көчкә ия булуы хакында мәктәп укучыларына уен аша аңлату мөмкинлеге.

Нәкъ менә шул максаттан Шәһәр Студентлар Советы активистлары, балалар өчен 10 интерактив станциядән торган уен оештырдылар. Укучыларга коррупциягә каршы булган мәсьәләләрне чишәргә, сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Әлеге әһәмиятле конкурс нәтиҗәсендә, балалар коррупция белән көрәшү алымнары белән таныша һәм күп кенә кызыклы мәгълүматлар белә алды.

Уенда катнашучыларны сәламләп мэрының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Фәйсханов һәм "Нур" яшьләр үзәге директоры Полина Трянина чыгыш ясадылар.

Пәнҗешәмбе, 26 июль 2018, 17:01