Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле офицерлар, мичман һәм матрослар, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне Россиянең Хәрби-Диңгез флоты көне белән тәбрик итәм!

Бу көнне йөз мең россиялеләрнең карашы су асты көймәләре, яңа су өсте кораблары, тизйөрешле катерлар һәм заманча броненосцлар катнашында узучы тантаналы парадларга төбәлгән.

Тантаналы чыгышларга карап, барлык хәрби техниканың бүгенге бәйрәмнең геройлары – матрослар, старшина һәм офицер, адмирал һәм генералларның, гомумән, флот яшәү мәгънәсенә әйләнүчеләрнең, ышанычлы кулларында булуын аңлыйбыз.

 Аерым котлаулар Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннарга. Аларның намуслыгы һәм батырлыгы ярдәмендә флот һәрвакыт Ватаныбызның терәге булды һәм булачак.

Бу бәйрәм без – чаллылылар өчен дә зур әһәмияткә ия.  Чаллыдан хәрби хезмәткә алынган егетләр дистә елдан артык үз гражданлык бурычларын үтәү өчен Кара диңгез флотына җибәреләләр. Хәзер аларның хезмәте “Яр Чаллы” ракеталы катерында үтә. Бу безнең өчен зур горурлык.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим!  Хәрби дан һәм батырлык бәйрәме белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!

                                                                                                                          Н.Г.Мәһдиев, 

                                                                                                                     Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 29 июль 2018, 08:17