Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитетында “Кеше капиталы” шәһәрнең социаль-икътисади үсеше стратегик планын  үтәү буенча “түгәрәк өстәл”нең икенче утырышы узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчеләре, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре, Яр Чаллының Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.

“Түгәрәк өстәл” кысаларында сәламәтлек саклау һәм хезмәт базарына кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Табиблар җитмәү мәсьәләсен хәл итү максатыннан, аларны социаль торак урыны белән тәэмин итү, яшь белгечләрнең балаларына 1,5нан 3 яшькә кадәр балалар бакчасына юллама бирү тәкъдимнәре кертелде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрне кызыксындыру максатыннан грантлар белән ярдәм итү һәм медицина  университетын тәмамлаучы студентларны шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә урнаштыру кебек тәкъдимнәр дә яңгырады.

Автокала предприятие һәм оешмаларына физик мөмкинлекләре чикле чаллылыларны эшкә алу мәсьәләсе каралды. Очрашуда шулай ук пенсия яшендәге һәм пенсиядә булган гражданнарның эш белән мәшгульлеген тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар бирелде. 

Җомга, 27 июль 2018, 09:06