Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Башкарма комитетында «19-нчы микрорайон» гомумшәһәр үзәге проектын планлаштыру һәм ызанлау буенчаачык тыңлаулар узды. Территорияне ничек күзаллавын шәһәр җитәкчелегенә һәм чаллылыларга «Артпроект» проектлау оешмасы тәкъдим итте. Ачык тыңлауларны шәһәртөзелеше үсеше хезмәте директоры Ленар Сәлманов алып барды. 

Искәртеп үтәргә кирәк, 19 комплексы төзелешенең пректы соңгы тапкыр 11 ел элек, 2007 елда расланган. Хәзер анда кайбер үзгәрешләр таләп ителә. Мәсәлән, архитекторлар комплекс буйлап җәяүлеләр бульвары ясарга тәкъдим иттеләр (территориянең  18%ын скверлар, үләнлек һәм чәчәк түтәлләре биләп торачак).

"Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен оештыру мәсьәләсе күзгә күренеп үзгәрде. Архитектура-сәнгати мөмкинлекләре, функциональ кулланылышы буенча күпкырлы шәһәр мөхитен булдыру өчен гадилектән авырырак ысулларга күчәбез”, – дип белдерде проект авторы Александр Дембеч.

19 нчы микрорайонда барлыгы 170 мең квадрат метр тирәсе торак мәйданы һәм якынча 5 900 машина парковкасы өчен урын булачак. Моннан тыш, проектта 240 урынлык балалар бакчасы,  концерт  залы һәм театр комплексы каралган.

Ленар Сәлманов белдерүенчә, проектка шәһәр үәге өчен мөһим булган социаль объектлар кертелгән.

Җомга, 27 июль 2018, 11:38