Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында актив ял итүне, балаларны, яшьләрне сәламәтләндерү һәм аларның мәшгульлеген оештыру, җәмәгать киңлекләрен үстерү кысаларында, Җиңү паркының мемориаль мәйданында “Мин спортны сайлыйм” спорт-күңел ачу программасы үтте.

Чара кунаклары бәйрәм прграммасын караудан тыш, анда катнаша да алдылар. Төрле яшьтәге чаллылылар зур теләк белән  «Этюд» балалар-яшүсмерләр мәктәбе тренерлары җитәкчелегендә шахмат-шашка уеннарында көч сынаштылар. «КАМАЗ» мәдәният хезмәткәрләре белән кызыклы табышмаклар чиштеләр, 72, 92 нче балалар бакчалары тәрбиячеләре белән асфальтка рәсемнәр ясадылар, туп тибү ярышларында һәм викториналарда катнаштылар.

Җомга, 27 июль 2018, 16:18