Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 15:00 сәгатьтә шәһәрдә пациентлар мәктәбе уза. Әлеге бушлай мәгълүмати-агарту чарасы ТР онкология диспансерының Чаллыдагы филиалы һәм ТРның “Ракны җиңик” иҗтимагый оешмасы тарафыннан  оештырыла.

Авырулар һәм аларның якыннары алдында Яр Чаллы онкологик диспансерының баш врачы Алмаз Хаҗиев, Яр Чаллыда паллиатив ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Раил Мөхәммәтшин һәм психолог Наталья Гыйләҗева чыгыш ясаячак. Очрашу барышында онкология белән авыручыларга күрсәтелергә тиешле ярдәмнәр, әлеге авыру буенча инвалидлык, яңа дәвалау ысуллары,  реабилитацияләү һәм психологик ярдәм мәсьәләләре яңгыраячак.

Чара Камал бульвары, 24 йорт (27/04) адресы буенча урнашкан “Икенче сулыш” онкологик пациентлар һәм аларның якыннарына социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә уза. Белешмәләр өчен телефон:  8 (927) 477-69-79.

Дүшәмбе, 30 июль 2018, 09:25